news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында бердәнбер хатын-кыз ветеран Нина Куприянова 101 яшендә вафат булды

Питрәч районында бердәнбер хатын-кыз ветеран Нина Куприянова 101 яшендә вафат булды
Питрәч районы матбугат хезмәте

Татарстанның Питрәч районында бердәнбер хатын-кыз ветеран Нина Куприянова вафат булган. Аңа 101 яшь иде. Муниципаль берәмлек җитәкчесе Илһам Кашапов мәрхүмәнең туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашты.

Нина Куприянова ТАССРның Тәтеш районы Красное Поле авылында туган. Башлангыч мәктәптән соң Луначарский исемендәге Буа урта мәктәбенә укырга күчкән. Аннан соң ТАССРның Олы Тархан районы Жуково авылында укытучы булып эшли. 1939 елның сентябрендә педагогика институтына физика-математика факультетына укырга керә.

1941 елда Бөек Ватан сугышы башлана, яшь кыз укуын ташлый һәм үзе теләп фронтка китә. Ул беренче зенит-прожектор полкына элемтәче булып билгеләнә.

1945 елның августында Нина Куприянова демобилизацияләнә һәм Казан юридик мәктәбенә укырга китә. 1969 елда Питрәч районына күченә. Шул ук елда Нина Никифоровна адвокат булып эшкә урнаша һәм алты ел эшли. 1981 елда ул пенсиягә чыга. 

Нина Никифоровна — гаҗәеп кеше, дип әйтә иде аның турында туганнары һәм якыннары. Аның дүрт баласы, сигез оныгы, тугыз оныкчыгы һәм оныкчыкларының ике баласы (алар белән яшь аермасы бер гасыр) бар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100