news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында балалар өчен палаткалы лагерь эшләячәк

Питрәч районында балалар өчен палаткалы лагерь эшләячәк. Ул «Акчарлак» балалар сәламәтләндерү лагеры территориясендә зур полигонда урнашкан. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Палаткалы лагерьда смена 1 июльдә башлана. Лагерь хәрбипатриотик, спорт һәм иҗат юнәлешләрендә эшли. 

«Лагерь сменасы 10 яшьтән 17 яшькә кадәрге 100 балага исәпләнгән. Бездә хәзерге вакытта ике төрле палатка бар: хәрби һәм туристик. Алар алтыдан утызга кадәр кешене сыйдыра. Территория торак, санитар-көнкүреш һәм спорт зоналарына бүленә», – дип сөйләде палатка сменалары җитәкчесе Алена Буздалова.

Балалар белән төрле педагоглар шөгыльләнә, алар арасында кул көрәше һәм катнаш көрәш сәнгате буенча тренер Никита Һадиев, 20 еллык стажлы укытучы, татар театры җитәкчесе Елена Галәветдинова, спорт туризмы буенча тренер Артур Газизов, тренер Николай Иванычев, активист Саимә Шаһиәхмәтова. Сменаларның берсендә кроссфит һәм заманча кылыч көрәше буенча тренер Александр Буздаловны көтәләр, ул хәзер махсус хәрби операция зонасында.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100