news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында автомотойөреш була

Питрәч районында автомотойөреш була
Фото: "Питрәч-информ"

7 майда районда Питрәч – Ленино-Кокушкино – Бутырка – Күн – Әлбәден – Питрәч маршруты буенча Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 79 еллыгына багышланган «Геройлар юллары буенча» акциясе узачак. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

ДОСААФ бинасыннан 13 сәгать 50 минутта авто-мото-йөреш колоннасы старт ала. Программага һәлак булган сугышчылар һәйкәлләренә, Советлар Союзы Геройлары бюстларына чәчәкләр һәм веноклар салу, ветераннар белән очрашу, Гаврилов музее буенча экскурсия кертелгән.

Бу юлы чара киң күләмле була, анда беренче тапкыр мәктәп укучылары катнаша.

news_right_1
news_right_2
news_bot