Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районында Әстерхан укытучылары өчен семинар үтте
Габдулла Тукай истәлегенә багышланган декада кысаларында Татарстан Республикасы Питрәч районы Көек авылының «Алгоритм» технологик лицее» 15 нче апрельдә Әстерхан өлкәсе укытучылары өчен семинар уздырды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.
Чарада Әстерхан өлкәсеннән килгән 9 татар теле укытучысы катнашты. Семинар-практикум программасы бай булды: кыска гына вакыт эчендә кунакларга экскурсияләр, ачык дәресләр һәм тематик чара оештырылды. Әстерхан кунаклары Габдулла Тукайның Әстерханга килүе, өлкәдә шагыйрьгә багышланган истәлекле урыннар барлыгын сөйләделәр. Түгәрәк өстәл артында 9 укытучының да Әстерхан өлкәсенең «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының һәм «Дуслык» татар милли мәдәни җәмгыяте әгъзалары булулары, әлеге оешмалар белән берлектә ана телен саклап калуда алып барган хезмәтләре турында да чыгыш ясадылар.
Әстерхан өлкәсе күп милләтле регион һәм мәктәпләрдә татар телен катнаш гаиләләрдә тәрбияләнүче балалар да өйрәнә. «Алгоритм» лицеенда да шул ук күренеш. Укытучылар әлеге темага эш тәҗрибәләре,уңышлары белән дә уртаклаштылар, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз