news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында Апанай мәдрәсәсендә укучы ир балалар өчен дини дәресләр узды

Питрәч районында Апанай мәдрәсәсендә укучы ир балалар өчен дини дәресләр узды
Фото: © Гөлнира Абдрахманова тәкъдим итте

22-24 август көннәрендә Питрәч районындагы «Минем Ранчо» ял итү базасында Апанай мәдрәсәсендә укучы мәктәп яшендәге ир балалар өчен дини дәресләр үткәрелде. Бу хакта «Татар-информ»га «Иман» мәдәният-мәгърифәт үзәге»нең матбугат бүлеге җитәкчесе Гөлнира Абдрахманова хәбәр итте.

«Дәресләрдән тыш балалар спорт белән шөгыльләнделәр, Мишә елгасында балык тоттылар, Әлбәдән авылында урнашкан Советлар Союзы Герое, Брест крепостеның соңгы сак­лаучысы Петр Гаврилов музеен зиярәт иттеләр, шулай ук милли көрәш белән таныштылар. Ахыргы көнне балалар өчен викторина үткәрелде, бүләкләр бирелде. Ял көннәре бик файдалы һәм күңелле узды», – диелә хәбәрдә.

Фото: © Гөлнира Абдрахманова тәкъдим итте

news_right_1
news_right_2
news_bot