news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районында «Әлбәдән» фестивалендә Олег Газманов чыгыш ясаячак

Питрәч районында «Әлбәдән» фестивалендә Олег Газманов чыгыш ясаячак
Фото: © Салават Камалетдинов/«Татар-информ»

21-22 июньдә Питрәч районы Әлбәдән авылында тарихи реконструкция фестивале уза. Беренче көннең әһәмиятле вакыйгасы – Россиянең халык һәм атказанган артисты, «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены кавалеры Олег Газманов чыгышы булачак. БУ хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Артист «Русский мир» дип аталган махсус программа тәкъдим итәчәк. Концерт махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышлана.

Газманов чыгышыннан тыш, фестиваль кунакларын Питрәч районының иң яхшы башкаручылары – Республика һәм халыкара конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук Татарстан һәм Башкортстан патриотик сәхнә артистлары катнашында бай эчтәлекле концерт программасы көтә.

news_right_1
news_right_2
news_bot