news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы яшьләрен грантка гариза бирергә өйрәттеләр

Питрәч авылында балалар һәм яшьләр оешмалары активистлары һәм аларның остазлары өчен социаль проектлаштыру буенча укулар узды.

Балалар грантка гаризаны дөрес язарга өйрәнде, төркемнәрдә эшләде, грант конкурсларында катнашу өчен проектларны яхшырту буенча шәхси консультацияләр алды. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.

Чишмәләрне яңартудан алып кече сыйныф укучылары белән патриотик эш системасын булдыруга кадәр күп кенә кызыклы проектлар әзерләнүе билгеләп үтелә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100