news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы яшьләре махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты

Питрәчнең Ленино-Кокушкино авылының Яшьләр үзәгендә махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашу узды. Алар кыска вакытлы ялга кайткан.

Александр Федосеев һәм Рәмис Закиров үзләренең көн тәртибе, Россия хәрбиләренең батырлыклары, махсус хәрби операциядә катнашулары турында сөйләде. Безнең яклаучылар армиядә хезмәт итүнең, Ватан алдында, гаилә алдында гражданлык һәм хәрби бурычны намус белән үтәүнең мөһимлеген билгеләп үтте. Бу хакта «Алга» газетасы сыйтында хәбәр ителә.

Чарада катнашучылар Александр белән Рәмискә Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклаган өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук Татарстан Офицерлар советы берлегеннән һәм өлкән яшьтәге волонтерлардан маскировкалау челтәрләре тапшырдылар.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot