Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы хәрбиләргә 20 тонна гуманитар ярдәм җибәргән
Махсус хәрби операция уздыру зонасына Питрәч районыннан 20 тонна йөк җибәргәннәр. Йөк составына азык-төлек, шәхси гигиена әйберләре, кием-салым, төзелеш кораллары һәм материаллары, җылылык пушкалары, бензин пычкысы, техника өчен запас частьләр, шулай ук хәрбиләргә исемле посылкалар кергән.

Йөкне әзерләүдә районның Көмеш волонтерлары аеруча зур роль уйнады - алар блиндажларны һәм техниканы каплау өчен 40 маскировка челтәре үреп бирде.
«Гуманитар ярдәм җыюда катнашучыларга зур рәхмәт! Битараф булмаган халыкны да, иганәче — безнең район эшмәкәрләрен дә, маскировка челтәрләре үргән волонтерларны да билгеләп үтәсе килә! Район оешмалары һәм учреждениеләре, авыл җирлекләре һәрвакыт зур активлык күрсәтә. Йөк төяүдә катнашучыларга рәхмәт белдерәм! Сез зур эш эшлисез! Безнең хәрбиләр безгә мохтаҗ!» - диде район башлыгы Рәис Сөләйманов.

Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итү турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча зур эш алып барыла. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барабыз, эшлибез. Халык һәм компанияләр ярдәм җыю буенча актив эшли. 4389 тонна ярдәм җыеп җибәрелде», - дип билгеләп үтте ул.
Фото: ТР Питрәч районы матбугат хезмәтеннән
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз