news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы халык театры Казан сәхнәсендә чыгыш ясарга әзерләнә

Питрәч районы халык театры Казан сәхнәсендә чыгыш ясарга әзерләнә
Фото: http://pestrecy-rt.ru/

Питрәч районы «Балкыш» театр коллективы «Идел-йорт – 2023» төбәкара конкурсында катнашты. Алар үзләренең «Кайнар токмач» спектакленең видеосын җибәргәннәр. Нәтиҗәдә, питрәчлеләр эше финалга чыккан һәм яңа сынауларга әзерләнә. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Тамашачылар Раилә Мөхсинова пьесасы мотивлары буенча куелган бу музыкаль комедияне беренче тапкыр быел март аенда Питрәч мәдәният йорты сәхнәсендә «Театр атналыгы» район фестивале кысаларында карады. Артистларның уеннары шунда ук тамашачыларның күңелен яулады.

«Балкыш» халык театрының тарихы зур. Анда актерлык һөнәренә гашыйк кешеләр уйный. Алар арасында Илзирә Волкова да бар. Ул «Балкыш» коллективында балачактан ук уйный. Төрле рольләр башкара. «Кайнар токмач» спектаклендә аның персонажы – үз-үзенә гашыйк, көйсез кыз, ул бөтен дөнья аның тирәсендә генә әйләнә, дип саный. Шул ук вакытта ул һәрвакыт ниндидер күңелсез хәлләргә юлыга.

Халык театрының тагын бер артисткасы Рәфинә Ибраһимова үзен героена охшаган, дип саный. Икесе дә тыныч холыклы, хәлне контрольдә тотарга яраталар. Бу комедиядә барлыгы алты үзешчән талант катнаша. Алар барысы да кызыклы һәм төрле.

Коллектив белән 2017 елдан Фәнил Мисалов җитәкчелек итә. Ул Казан мәдәният институтын тәмамлаган, театр факультетында укыган. Бу аның режиссер ролендәге бишенче эше. Коллективта барлыгы унике кеше. Режиссер «Кайнар токмач» спектакленең актуальлеген билгеләп үтте, ул тамашачыларны студент елларына кире кайтара. Шушы көннәрдә генераль репетиция узды һәм аны район башлыгы Илһам Кашапов карады. Бу артистлар һәм аларның режиссеры өчен бик җаваплы кичә булды.

«Конкурсның унике финалисты арасында безнең районның «Балкыш» театр коллективы да бар, шуңа күрә үзешчән талантларны алда яңа сынаулар көтә. Моңарчы да алар зур җиңүләр яулаган иде. 2021 елда шул ук «Идел-йорт» төбәкара конкурсында Гран-прига ия булды», диелгән хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100