news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы туучылар саны буенча Татарстанда икенче урында тора

Татарстанда туучылар саны кимү тенденциясе күзәтелә. Якынча мәгълүматларга караганда, 2024 елда республикада 33,9 мең бала туган, 2023 елда бу күрсәткеч 36,4 мең бала тәшкил иткән. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Республиканың кайбер районнарында 2023 ел белән чагыштырганда туучылар санының артуы теркәлгән. Бу күрсәткечләр буенча Теләче (үсеш 23 процент), Питрәч (12 процент) һәм Кукмара (10 процент) районнары алда бара.

news_right_1
news_right_2
news_bot