Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы тикшерү изоляторында тавыш бирү өчен махсус участок оештырылды
14 сентябрьдә Бердәм тавыш бирү көнендә Татарстанда сак астында булган, әмма сайлау хокукыннан мәхрүм ителмәгән гражданнар өчен махсус сайлау участоклары эшләячәк. Аларның берсе Питрәч районында тикшерү изоляторы режимы гамәлдә булган 3 нче төзәтү колониясендә ачылачак. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Бу Бердәм тавыш бирү көнендә, 14 сентябрьдә, сак астында тоту урыннарында булачак, әмма югары вазифаи затларны сайлаулар уза торган башка төбәкләрдә теркәлгән гражданнарга сайлау хокукларын гамәлгә ашырырга мөмкинлек бирәчәк.
Карар Россия Үзәк сайлау комиссиясе карары нигезендә кабул ителде һәм федераль, республика сайлау законнарына туры килә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз