news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Татарстанда туучылар саны буенча лидер булган

Питрәч районы Татарстанда туучылар саны буенча лидер булган
"Татар-информ" архивы

Татарстанда халык санының табигый үсеше буенча иң яхшы күрсәткеч Питрәч районында күзәтелә. Иң начар күрсәткеч Тәтеш районында теркәлгән. Бу хакта «Алга» газетасы Татарстан Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге мәгълүматына сылтама белән хәбәр итә.

2023 елның беренче яртыеллыгы нәтиҗәләре буенча, 45 муниципаль берәмлекнең унысы табигый үсеш буенча иң яхшы күрсәткечләр төркеменә керә. Исемлеккә шулай ук Лаеш, Биектау районнары керә, дүртенче урында – Казан. Саба районы туучылар саны буенча лидерлар бишлеген тәмамлый.

news_right_1
news_right_2
news_bot