news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Татарстанда туучылар саны буенча икенче урынны били

Питрәч районы Татарстанда туучылар саны буенча икенче урынны били
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Республика хакимияте быел февраль аенда туу күрсәткече буенча лидер булган районнарны анализлады. Питрәч районы Татарстанда туучылар саны буенча икенче урында, беренче урында – Биектау районы. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Беренче өчлеккә Биектау (12,6), Питрәч (12,5) һәм Арча (12,1) районнары керә. Лидерлардан соң Саба, Балтач, Кукмара, Азнакай, Алабуга районнары килә.

Февраль аенда Казанда туу күрсәткече мең кешегә 9,7 тәшкил иткән.

news_right_1
news_right_2
news_bot