news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы мәктәпләрендә быел 12 яшь педагог эшли башлаячак

Питрәч районы мәктәпләрендә быел 12 яшь педагог эшли башлаячак. Максатчан юллама буенча Казан федераль университетында булачак сигез педагог белем ала. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.

Мәктәп укучылары профильле белемне биш юнәлеш буенча алачак: социаль-икътисади, табигый-фәнни, технологик, гуманитар һәм универсаль профиль.

«Чыгарылыш сыйныф укучыларының 83 проценты мәктәптә профильле белем бирүгә туры килә торган югары уку йортларын һәм урта һөнәри белем бирү йортларын сайлый. Бу профильнең дөрес сайлануын раслый, югары сыйныф укучылары аеруча да социаль-икътисади һәм технологик профильләргә өстенлек бирә», – диде мәгариф бүлеге җитәкчесе.

2022 елдан район педагогик сыйныфлар системасын үстерүнең төбәк проектында катнаша. Узган уку елында шундый өч класс ачылды, ә быел алар 12 булачак. Алар Ленино-Кокушкино, Питрәчнең беренче һәм икенче, Богородск, Кощак, Колай мәктәпләрендә, Көекнең «Алгоритм» технология лицеенда һәм Цареводагы «Прогресс» күп профильле лицеенда эшләячәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100