news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы мәчетендә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу чаралары үткәрелә

Җәйге каникуллар вакытында Питрәч авылының үзәк мәчетендә мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үтәчәк. Алар үз эченә әхлак һәм ислам нигезләре, Коръән буенча дәресләрне, шулай ук викториналар, конкурслар һәм башка күңелле очрашуларны ала. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Курслар 17 июньнән 27 июньгә кадәр узачак.

Катнашу өчен 89503227096 номеры буенча алдан язылу кирәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot