news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы мәчетендә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу чаралары әзерләнә

Питрәч районы мәчетендә балалар өчен белем алу һәм күңел ачу чаралары әзерләнә
Фото: https://pestrecy-rt.ru

Җәйге каникуллар вакытында Питрәч районы Званка авылының «Рамазан» мәчетендә мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үтәчәк. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Программада әхлак һәм ислам нигезләре, Коръән буенча дәресләр, шулай ук викторина, конкурс, Сабантуй һәм башка күңелле очрашулар каралган.

10 июньнән 5 июльгә кадәр курслар малайлар өчен, 15-26 июльдә кызлар өчен була.

Катнашу өчен + 790610 82674 номеры буенча алдан язылырга кирәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100