news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Ленино-Кокушкинода хәрби операциядә һәлак булган хәрбине искә алдылар

Питрәч районы Ленино-Кокушкинода хәрби операциядә һәлак булган хәрбине искә алдылар
Фото: https://pestrecy-rt.ru/

Питрәч районы Ленино-Кокушкинода шушы авыл мәктәбенең элеккеге укучысы Альберт Яруллинга мемориаль такта ачылды. Аңа 45 яшь иде, үлгәннән соң Батырлык ордены белән бүләкләнгән. Хәрби операциягә ул мобилизация буенча китә, рядовой дәрәҗәсендә хезмәт итә, гранатометчы була. Бу хакта «Алга» сайтынды Лиция Сираҗиева яза.

«Без бик яхшы дуслар идек. Балачагыбыз бергә үтте. Соңгы тапкыр аның үлеменә бер атна кала, ул ялда булганда очраштык. Минемчә, бу аның өченче тапкыр ялга кайтуы иде. Барысы да яхшы, ул безнең янга биш минутка дип кенә кергән иде, бер сәгать сөйләшеп утырдык», – дип сөйләде сыйныфташы Евгений Астраханцев.

«Без Альбертны онытмаячакбыз, сыйныфыбыз белән аның каберенә чардуган ясап куйдык. Бүген монда беркем дә чакырып килмәде, килә алганнар барысы да килде. Көчле, сау-сәламәт ир-атның гомере өзелүе бик аяныч», – дип сөйләде ул.

news_right_1
news_right_2
news_bot