Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында «Эшмәкәрләр аллеясы» утырттылар
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында «Эшмәкәрләр аллеясы» утырттылар. Чарада 20гә якын эшмәкәр – төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре катнашты. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
«Печать-сервис XXI век» фәнни-методик нәшрияты генераль директоры, 2025 елда Татарстанда бизнес вице-миссис Гөлнара Шәйхетдинова эшмәкәрлеккә ярдәм йөзеннән чыршы үсентесе утыртты.
«Эшмәкәрләр аллеясы» экологик акциясе Россия эшмәкәрләре көне алдыннан узды. Катнашучылар Питрәч урман хуҗалыгы питомнигыннан алып килеп 30 чыршы үсентесе утыртты. Чарада 20гә якын эшмәкәр – төрле эшчәнлек өлкәләре вәкилләре катнашты, алар арасында сәүдә, төзелеш һәм башка тармак вәкилләре дә бар.
«Хәзер республикада күп төрле аллеялар ачыла, шуңа күрә без дә уйладык һәм агачлар утыртырга булдык. Бу чыршылар безнең эшмәкәрлек кебек үк үсәр дип өметләнәбез», – дип билгеләп үтте чараны оештыручы, район Советы депутаты, эшмәкәр Екатерина Андронова.
Катнашучылар кулларына перчаткалар киеп, көрәкләр алып бергә бу эшне башкарып чыкты. «ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы» берлеге рәисе киңәшчесе Елена Әгъзамова билгеләп үткәнчә, бу чара ярты ел элек алдан планлаштырылган.
«Бу агачларны утырту яшелләндерү генә түгел, бәлки, моны күреп, кемнәрдер, бигрәк тә яшь буын эшмәкәрлек белән кызыксынып китәр, бу аларга этәргеч бирер дип өметләнәбез. Мин Татарстанда кайда да булса эшмәкәрләр аллеясы барлыгын белмим. Бәлки, безне башка районнар да күрер, илһамланыр һәм идеяне хуплар», – диде Елена Владимировна.
Яшь буын да акциягә кушылды. Катнашучылар арасында 13 яшьлек казанлы Роберт Кыямов та бар иде. Ул эшмәкәр булырга хыяллана һәм беренче адымнарын ясый: «Сәләт» лагеренда ул үзенең бизнес-проектларын тәкъдим итә һәм хәтта белем бирү программасы өчен сайт ясауга 30 мең сум акча да откан. Роберт үзе киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкәсендә үсәргә планлаштыра.
Акция кысаларында шулай ук Питрәч үзмәшгульләре вакансияләре ярминкәсе узды, анда Казан эшмәкәрләре җирле җитештерүчеләрнең продукциясе белән таныша алды. Программага концерт һәм урам зумбасы кертелде. Яшьләр үзәге эшмәкәрләрдән ярдәмнәре өчен Рәхмәт хаты алды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз