news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Көек лицее укучысы үзенең танк проекты белән танылды

Питрәч районы Көек лицее укучысы үзенең танк проекты белән танылды
Фото: гаилә архивыннан

Питрәч районы Көек авылындагы «Алгоритм» технологик лицее укучысы уйлап табучы Ибраһим Әхмәдуллин үзенең танк проекты белән танылды. Бу хакта «Алга» сайтында хәбрә ителә.

Бу ел 10нчы сыйныф укучысы Ибраһим Әхмәдуллин өчен танк билгесе астында уза. Ул туган абыйсы Шамил Җәмил улы белән лицейда «Яшь инженер» түгәрәген алып бара.

Аның инновацион эшләнмәсе экспертконструкторларда да һәм танкистларда да кызыксыну уята һәм абруйлы форумнарда: технологияләр һәм техник иҗат өлкәсендә «Россиянең милли байлыгы» XVIII Бөтенроссия талантлы яшьләр казанышлары конкурсында, Союзлар йортының Колонна залында «Яшь техниклар һәм уйлап табучылар» XI Бөтенроссия еллык конференциясендә лаеклы танылу алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100