news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Көек авылында су белән тәэмин итүгә 2 млрд сумга якын акча юнәлдереләчәк

Питрәч районы Көек авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен яңарту 1,8 миллиард сумга төшәчәк. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Эшләр комплексына территорияне яшеллекләрдән чистарту, тышкы челтәрләр төзү, конструктив чишелешләр һәм технологик тоташтыру керә. Аларны подрядчы 2025 елның 1 декабренә кадәр үтәргә тиеш.

Эшләрне башкаруга Татарстан бюджетында акча каралган. Заказ бирүче – республиканың Баш инвестиция-төзелеш идарәсе.

news_right_1
news_right_2
news_bot