news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы Иске Шигали мәктәбенә капиталь ремонт ясалачак

Питрәч районында Иске Шигали урта мәктәбенә капиталь ремонт 258,2 млн сумга бәяләнгән. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары порталында басылып чыккан. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.

Проект кысаларында подрядчы комплекслы эшләр башкарачак: яңа җиһазлар монтажлаудан алудан алып янәшәдәге территорияне төзекләндерүгә кадәр. Финанслау республика бюджеты хисабына башкарыла.

Барлык эшләр 2026 елның 1 декабренә кадәр тәмамланырга тиеш, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot