news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы Чыты авылының мәдәният йорты директоры ачык һавадагы музей оештырган

Питрәч районы Чыты авылының мәдәният йорты директоры ачык һавадагы музей оештырган
"Алга"

Бүген Питрәч районы Чыты авылы мәдәният йорты директоры Миннур Шәмсетдинов Халыкара музейлар көне уңаеннан ачык һавада музей оештырды. Ул ун ел дәвамында бөтен районнан тарихи экспонатлар җыя. Коллекциянең бер өлешен үз өендә, калганнарын мәдәният йортында саклый. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.

Ул борынгы көнкүреш җиһазлары, хәрби экспонатлар һәм 60,70,80,90 еллардагы әйберләр, мәсәлән, телевизор, магнитофон, патефоннар җыя.

Бүген исә көн дәвамында теләгән һәркем борынгы әйберләр белән танышты. Араларында икмәк көрәге, чүлмәк, эрләгеч, агач чиләк, борынгы агач тазалар бар.

«Мин моны һәр кеше үз тарихын белсен өчен эшләдем. Әби-бабайларым миңа тарих турында күп сөйли иде. Минем бурыч – аларның сөйләгәннәрен яшь буынга җиткерү. Бу минем өчен әйберләр генә түгел, аларның һәрберсенең үз тарихы бар. Кайбер экспонатлар артыннан мин башка районнарга һәм шәһәрләргә кадәр бардым хәтта. Хыялым үз музеемны булдыру», - диде Миннур Шәмсетдинов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100