Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Чыты авылында бишенче тапкыр мөселман балалар Сабан туе узачак
31 майда Питрәч районының Чыты авылында Мишә елгасы буенда мөселман балалар Сабан туе була. Чара 1 июньдә билгеләп үтелә торган Халыкара балаларны яклау көненә багышланган. Бәйрәм сәгать 10 да башлана, дип хәбәр итә «Алга» газетасы.
Оештыручылар яшь кунаклар өчен бай программа әзерли. Анда балалар арасында милли көрәш буенча ярышлар, традицион халык уеннары, азанны иң яхшы башкаруга конкурс (намазга чакыру), шулай ук дога уку буенча ярышлар булачак. Барлык җиңүчеләр һәм катнашучылар да истәлекле бүләкләр алачак.
Бәйрәмгә килгән һәр бала оештыручылардан тәм-том алачак, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз