news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башлыгы хәрбиләргә ярдәм итүдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты алды

Питрәч районы башлыгы хәрбиләргә ярдәм итүдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты алды
Фото: https://pestrecy-rt.ru/

Питрәч районы башлыгы Илһам Кашаповка хәрби часть командиры полковник Р. Ибраһимовтан хәрби операция зонасында Татарстан хәрбиләренә ярдәм итүдә актив катнашканы өчен Рәхмәт хаты тапшырдылар. Бу хакта «Алга» сайтында Лилия Сираҗиева хәбәр ителә.

«Сезнең тырышлыгыгыз ярдәмендә безнең часть хәрбиләре куелган бурычларны нәтиҗәлерәк үтәү өчен кирәкле җиһазлар алды, мондый гуманитар ярдәм бик кирәк. Россиянең чын патриотлары өчен һәрвакыт җитәрлек көчкә һәм энтузиазмга ия булуыгызны телибез», диелә хатта.

Элегрәк Илһам Кашаповсоциаль челтәрләрдәге сәхифәсендә узган атнада Сватово һәм Херсон юнәлешләрендә хәрби операция зонасыннан кайтканын, анда офицерлар һәм мобилизацияләнгән питрәчлеләр белән очрашканын хәбәр иткән иде.

«Егетләргә 2,5 тонна гуманитар йөк: генератор, азык-төлек, хуҗалык товарлары, медикаментлар, маскировкалау челтәрләре, шулай ук 2 «Шевроле Нива» автомобиле китердек», - дип сөйләде ул.

Хәрбиләр үз чиратында барлык питрәчлеләргә һәм татарстанлыларга «сәлам» тапшырдылар, битараф булмаган кешеләргә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100