news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы башлыгы һәм прокуроры күп балалы гаиләдә булды

Питрәч районы башлыгы һәм прокуроры күп балалы гаиләдә булды
Фото: http://pestrecy-rt.ru

Питрәч районы хакимияте башлыгы Илһам Кашапов район прокуроры Фәнис Шәйхәттаров белән берлектә Надеждино авылында күп балалы Аксеновлар гаиләсендә булды. Бу хакта «Алга» газетасы район башлыгының телеграм-каналына сылтама белән хәбәр итә.

«Мунчадагы чабыну бүлмәсенең гомуми мәйданын үлчәдек һәм мич урнаштыру өчен урын билгеләдек. Эшмәкәр Ленар Садриев металл әйберләр ясау белән шөгыльләнә һәм тиздән гаилә өчен яңа мунча миче ясаячак», - дип хәбәр итте район җитәкчесе.

news_right_1
news_right_2
news_bot