news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котлады

Питрәч районы башлыгы Бөек Ватан сугышы ветеранын туган көне белән котлады
Фото: https://pestrecy-rt.ru/

Питрәч районы Яңа Шигали авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Алексей Макаров 99 яшен билгеләп үтте. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Юбилярны туган көне белән район башлыгы Рәис Сөләйманов котлады. Яшьләр оешмаларында катнашучылар, шул исәптән яшь армиячеләр музыкаль номерлар әзерләде. Чарада мәдәният йорты артистлары да катнашты.

Бәйрәмдә Алексей Петровичның энесе Николай һәм шулай ук тормыш иптәше Прасковья Ивановна да янәшәсендә булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot