news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы башлыгы биш оныгын тәрбиягә алган гаиләдә булды

Питрәч районы башлыгы биш оныгын тәрбиягә алган гаиләдә булды
Фото: http://pestrecy-rt.ru/

Питрәч авылында Анна Чешенко 5 оныгын тәрбиягә алган. Әлеге гаилә янына аларның нәрсәгә мохтаҗ булуларын белер өчен район башлыгы Илһам Кашапов барды. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Хуҗабикә башта урам территориясен төзекләндерүләре, аннары йортны ремонтларга җыенулары турында сөйләде. район башлыгы ярдәм күрсәтергә вәгъдә итте. Ә балалар аны җәен гаилә пикнигына чакырып калды.

Аларның иң олысына, Максимга, 18 яшь, Мишага – 9, Таняга – 8, Анютага – 7, Юляга – 3.

Анна Васильевна һәм Олег Васильевич 40 ел бергә яши. Аларның өч баласы туган, ике малай һәм бер кыз. Ата-ана олы улларын иртә югалта, аны тугыз ел элек җирләгәннәр. Ә кызын ана булу хокукыннан мәхрүм иткәннәр, хәзер алар аның балаларын тәрбияли.

Анна Васильевна пенсиядә, әмма сигнализацияләргә хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшли, күбесенчә өйдә, кайвакыт объектлар буенча чыга. Аның ире – еракка йөк ташу машинасы йөртүче, шуңа күрә ир белән хатын еш кына бер-берсеннән читтә була. Кечкенәләрне карашырга олы оныгы ярдәм итә: аларны бакчага һәм мәктәпкә алып бара, кире алып кайта, өй эшләре белән шөгыльләнә, хәтта чәй өчен пирог яки кичке аш әзерли ала.

«Мин аларны алырга курыкмадым, алар бит минем оныкларым. Мин аларның балалар йортында булуын белә торып, тыныч кына яши дә, ашый да, йоклый да алмас идем. Безгә бик күпләр ярдәм итә – танышлар, дуслар кием-салым, аяк киеме, уенчыклар, ризыклар алып киләләр», – ди Анна Васильевна.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100