Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илназ Дәүләтханов билгеләнде
Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илназ Дәүләтханов билгеләнде. Депутатлар аны район Советының 47нче утырышында ачык тавыш бирү юлы белән сайлады. Чарада Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм район башлыгы Рәис Сөләйманов катнашты, дип яза «Татар-информ».
«Мин Башкарма комитет алдында торган бурычларны үтәүнең мөһимлеген аңлыйм һәм күз алдына китерәм», — дип билгеләп үтте яңа җитәкче.
Илназ Дәүләтханов Питрәч районының Ленин-Кокушкино авылында туа. Хезмәт эшчәнлеге район территориясендә уза. 2005 елда А.Н.Туполев исемендәге Казан дәүләт техник университетын, 2013 елда «Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты»н тәмамлый.
2014 елдан 2024 елга кадәр Питрәч районының Милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе булып эшли.
Агымдагы елның июненнән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкара. Муниципаль хезмәт стажы 18 елдан артык, идарә эшчәнлеге тәҗрибәсе 10 елга якын.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз