news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч районы балалар приютына велосипед һәм самокат бүләк иттеләр

Питрәч приютында Балаларны яклау көненә багышланган чара узды. Халыкара балаларны яклау көнендә «Шатлык» приютына 14 спорт велосипеды һәм сигез самокат тапшырдылар. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Аларны Балаларны яклау көне белән котларга район башлыгы Илһам Кашапов, ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Юлия Абдреева, «Руки помощи» төбәк җәмгыяте башкарма директоры Олег Жидких һәм башкалар килде. Барысы да балаларга сәламәтлек һәм күңелле каникуллар теләде.

«Без инде 2015 елдан бирле приют белән тыгыз элемтәдә торабыз. Ремонт белән булыштык, ә бүген велосипедлар һәм самокатлар бүләк иттек, безгә аларны алырга Казан эшмәкәрләре булышты», – дип сөйләде Олег Жидких.

«Без кунакларыбызга бик рәхмәтле, җәен рәхәтләнеп велосипедта, самокатта йөриячәкбез», – диде балалар.

Балалар учреждениесендә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәрге 25 бала тәрбияләнә, шуларның 15е – мәктәп укучылары.

news_right_1
news_right_2
news_bot