Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәч районы Бакчачы көне бәйрәмендә катнашты

Узган ялларда Казанда «Казан» агросәнәгать паркында Бакчачы көнен билгеләп үттеләр. Анда Питрәч районы халкы да үз продукциясен тәкъдим итте. Бу хакта «Алга» газетасы яза.
«Ел саен без үзебезнең уңышны, төрле эшләнмәләрне тәкъдим итәбез. Быел күргәзмәдән тыш концерт программасы да әзерләргә булдык. Бакчачыларыбыз эшләү генә түгел, ял итә дә беләләр», – дип сөйләде Татарстан бакчачылар берлегенең район бүлекчәсе рәисе Наил Зәйнуллин.
Мәйданчыкта ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм район башлыгы Илһам Кашапов булды. Кунаклар өчен алар витаминлы эчемлек әзерләделәр. Аның составында сырганак, карлыган, кара миләш, клюква, дарчин, куркума, шикәр, төелгән имбирь бар.
Ә мәйданчыкның үзәгендә Питрәч бакчачылары бакчасыннан төрле яшелчәләр урнаштырылган иде. Шунысы игътибарга лаек, ел саен алар уңышның бер өлешен «Шатлык» балалар приютына һәм коррекцион мәктәпкә тапшыралар. Бу юлы да искәрмә түгел иде.
«Бу традицияне 4 ел элек башладык. Ел саен приютка һәм коррекцион мәктәпкә кәбестә, кишер, чөгендер, кыяр, ташкабак, кабак бирәбез. Кыскасы, бакчаларыбызда үскән бар нәрсәне дә алар белән бүлешәбез», – диде Наил Зәйнуллин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз