news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районы авылында республика программасы буенча яңа кибет ачылды

Питрәч районының Надеждино авылында модульле кибет ачылды. Хәзер авылда яшәүчеләрнең кирәкле продуктларны теләсә кайсы вакытта сатып алу мөмкинлеге бар. Бу хакта «Питрәч-информ» хәбәр итә.

«Элек автолавка килә иде, ләкин бу безгә җитми иде. Мондый кибетне күптән көттек», - дип уртаклашты беренче сатып алучы Гөлнара Гәрәева.

Сафирә Сатарова кибеткә көн саен яңа икмәк кайтачагына сөенә. «Элек ипине бер атнага җитәрлек итеп сатып ала идек, хәзер көн саен кибеткә яңа икмәк сатып алырга килергә була», - ди ул елмаеп.

Объектны «Авыл кибете» республика программасы буенча төзеделәр. Шул ук программа буенча районда Тагашево, Богородск һәм Колайда тагын өч кибет эшли.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100