news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районының бәрәңге үстергән бердәнбер хуҗалыгында көненә 30 тонна уңыш җыеп алалар

Питрәч районының бәрәңге үстергән бердәнбер хуҗалыгында көненә 30 тонна уңыш җыеп алалар
Илшат Гайсаров

Питрәч районның бәрәңге үстергән бердәнбер хуҗалыгында көненә 30 тонна уңыш җыеп алалар. Хуҗалык агрономы аны үстергәндә нинди кыенлыкларга юлыгулары турында сөйләде. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Элек безнең районда бәрәңге утыртмый торган хуҗалыклар юк иде. Хәзер икенче икмәкне бер генә крестьян-фермерлык хуҗалыгында үстерәләр. Бәрәңге кыры 17,5 гектар җирне биләп тора һәм Керәшен Сәрдәсе авыл җирлеге территориясендә урнашкан.

«Мин ун елга якын бәрәңге үстерү белән шөгыльләнәм, ә бу хуҗалыкта икенче ел эшлим. Без «Гала» дип аталган иң популяр бәрәңге сортларының берсен утыртабыз. Бу сорт мул уңыш бирә, яхшы саклана, ул бик тәмле дә. Без иртә яздан караңгы көзгә кадәр кырда. Бәрәңге бик күп тәрбия сорый торган, таләпчән үсемлек. Колорадо кортлары белән, башка корткычларга һәм авыруларга каршы даими көрәшәбез», – диде агроном Александр Михайлов.

«Мисал өчен, яз һәм җәй дәвамында безнең басуга бер тамчы да яңгыр төшмәде. Без үзебезнең су сиптергеч машинабыз булганга һәм янәшәдә зур буа булганга гына, бәрәңгене үстерә алдык. Бәрәңгегә өч көн саен су сиптердек, гектарга йөз тонна су дигән сүз бу. Уңыш узган ел белән чагыштырганда яхшырак булыр дип өметләнгән идек. Ләкин ул шул ук дәрәҗәдә калды, начар түгел, көненә якынча 30 тонна җыябыз», – диде ул.

КамАЗлар продукцияне сортларга бүлү складларына, аннан Казан базарларына алып китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100