Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Питрәч педагогы республиканың иң яхшы 10 яшь укытучысы исемлегенә керде
Питрәч районы Царево бистәсендәге «Прогресс» лицееның 23 яшьлек инглиз теле укытучысы Анна Ильина «Россиянең ел укытучысы» конкурсында республиканың иң яхшы 10 яшь укытучысы исемлегенә керде. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.
Аның әнисе дә инглиз теле укытучысы. Һөнәре буенча эшләмәсә дә, кызына лингвистикага мәхәббәт тәрбияләгән, шуңа күрә мәктәптә кызга инглиз теле җиңел бирелгән, ә яраткан укытучысы аңа белемнәрен ныгытырга ярдәм иткән. Бүген Анна Александровна уңышлы педагог.
«Ел укытучысы» конкурсы-команда конкурсы. Минем остазым, безнең лицейда директорның укыту эшләре буенча урынбасары Екатерина Анатольевна зур роль уйнады. Мин мондый нәтиҗәгә ирешә алмас идем. Балалар белән яхшы мөнәсәбәттә, алар мине бер сүздән диярлек аңлый. Мин эшемне, укучыларымны яратам. Яраткан эшең белән шөгыльләнү күңелгә рәхәтлек бирә. Мин үз урынымны таптым дип уйлыйм», – диде яшь педагог.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз