news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды

Питрәч мөхтәсибәтенең Көек авылында икенче мәчет ачылды
Фото: ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте

Бүген, 17 ноябрьдә, Питрәч районы Көек авылында «Фәрүәз» мәчете ачылды.

Әлеге рәсми ачылыш тантанасында Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров, Питрәч районы башлыгы Илһам Кашапов, Питрәч районы имам-мөхтәсибе Габбас хәзрәт Шляпошников, эшмәкәрләр, мәхәллә халкы, чакырылган кунаклар катнашты, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте

Яңа мәчет Питрәч мөхтәсибәте Көек авылының иң матур һәм уңайлы урынында, Умырзая урамы, 24нче йорт адресы буенча урнашкан. Казан шәһәрен узуга ук яңа сафка баскан коттедж бистәсендә ул дин кардәшләребез өчен күптән көтеп алынган бүләк булды.

Мәчет өчен җирне мәхәлләгә 2019нчы елда Рөстәм Әбузәр улы Әбзалов исемле дин кардәшебез бүләк итә һәм 2020нче елда мәхәллә ТР Юстиция министрлыгында теркәлү уза. Мәчет төзү эшләрен Хөсәен хәзрәт Кашапов оештырып җибәргән. 2021нче елда төзелеш эшләрен алып бару өчен рөхсәт алына, бина күтәрелә, түбә ябыла. Мәчет иганәчеләр һәм халык ярдәме белән сафка баса. 2022нче елда мәчеткә су, электр һәм газ кертү, җылылык системасына тоташтыру, җылы идәннәр кую һ.б. эчке төзекләндерү эшләре алып барылды. 2022нче елның Корбан бәйрәме алдыннан ай куелды. Яңа гыйбадәтханәгә Рөстәм Әбзаловның әнисе исеме бирелде – ул «Фәрүәз» исемен йөртәчәк.

Җыелган халыкны сәламләп, Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин исеменнән тантанада катнашучыларга нәсыйхәт сүзләрен аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров ирештерде. Аннары Равил хәзрәт мәчет төзелешендә актив катнашып, үзләреннән зур өлеш кертүчеләргә – Марат Исхаковка, Рөстәм Әбзаловка, Хөсәен хәзрәт Кашаповка рәхмәт хатлары тапшырды.

Рәсми ачылыштан соң, барлык җыелган халык яңа мәчеткә узды һәм Равил хәзрәт җомга намазын алып барды.

Бина кирпечтән төзелгән, ике катлы. Беренче катта – ир-атлар өчен намаз залы, икенче катта – хатын-кызлар бүлмәсе. Мәчет үз эченә 200 кешене сыйдыра, гомуми мәйданы – 354 квадрат метр. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен барлык уңайлыклар тудырылган тәһарәтханәләр, җылы су, душ бар. Ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым керү ишеге булдырылган. Икенче катта балалар укыту өчен бер класс җиһазландырылган. Киләчәктә ашханә булдыру ниятләнә. Быел мәчет янәшәсендә чишмә ачылды. Әлеге су чыганагыннан Яңа Салмачы бистәсендә яшәүчеләр бик теләп файдалана. Быел мәчет каршына брусчатка җәелде, машина кую урыннары ясалды.

Мәчеткә имам-хатыйб итеп Юныс хәзрәт Вәлиуллин билгеләнде.

Бүгенге көндә Богородск авыл җирлегендә 5 мәчет эшли, шуның икесе – Көек авылында. Питрәч мөхтәсибәтендә барлыгы 23 мәчет бар. Көек авылында Мирная урамында өченче мәчет төзелеше башланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100