news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында катнашучылар имзалаган әләмнәр саклана

Питрәч мәктәбендә махсус хәрби операция зонасында катнашучылар имзалаган әләмнәр саклана
Фото: https://pestrecy-rt.ru/

Питрәчтә махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче район кешеләренең имзалары куелган әләмне 1нче мәктәпкә тапшыруга багышланган тантаналы чара узды. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

Сәламләү чыгышында район башлыгы Илһам Кашапов күп кенә питрәчлеләрнең гуманитар ярдәм җыюда актив катнашуын билгеләп үтте. Ул үзенең инде икенче тапкыр хәрбиләр белән күрешеп, аларга посылкалар тапшырырга барганын билгеләп үтте.

«Узган атнада икенче сәфәрдән кайттым. Егетләргә генератор, азык-төлек, хуҗалык товарлары, медикаментлар, маскировкалау челтәрләре һәм ике «Шевроле Нива» автомобиле алып бардык. Сватово һәм Херсон юнәлешләрендә безнең районнан мобилизацияләнгәннәр белән очраштым», – дип сөйләде ул.

Илһам Кашапов үзе белән районнан дүрт флаг алып китә, аларның икесен шунда калдыра, ә тагын икесен кире алып кайта. 1нче мәктәп музеена әләмнәр белән бергә вымпел, безнең районда яшәүче тарафыннан бастырылган фронт газетасының берничә саны һәм башка хәрби экспонатлар тапшырдылар.

Чарада беренче мәктәпнең чыгарылыш укучысы, Россия Герое Иван Додосовның әнисе Татьяна Николаевна, шулай ук хәрби операциядә катнашучы, әлеге мәктәп укытучысы Т.Павелның әнисе Венера Әхмәтвәлиевна катнашты. Алар улларын лаеклы тәрбияләгәннәре өчен район башлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Шул ук вакытта Венера Әхмәтвәлиевнага улының батырлыгы һәм намус белән хезмәт иткәне өчен грамота да тапшырдылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100