news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч кызы Татарстанның иң креатив әйдәманы булды

Питрәч кызы Татарстанның иң креатив әйдәманы булды
Фото: https://pestrecy-rt.ru

«Азино» балалар иҗаты үзәгендә «Искиткеч әйдәман» республика отряд әйдәманнары конкурсы финалы узды. Анда 20 кыз һәм егет катнашты. Конкурс сынаулары нәтиҗәләре буенча Иске Шигали мәктәбенең унынчы сыйныф укучысы Василиса Макарова «Татарстан Республикасының иң креатив әйдәманы» номинациясендә җиңүче булды. Бу хакта «Алга» сайтында хәбәр ителә.

«Визитта мин үзем турында, алга барырга һәм барлык башлангычларда да ярдәм итүче әти-әнием, үз мавыгуларым, безнең мәктәп һәм район базасында актив эшчәнлегем, беркайчан да бер урында тормый торган, һәрвакыт теге яки бу чарада үзләрен актив күрсәтә торган иң актив отрядым турында сөйләдем», – дип уртаклашты Василиса.

news_right_1
news_right_2
news_bot