news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч егетләре алгы сызыкка «Нива» машинасы илтеп бирәчәк

Питрәч районы егете Артур Үтәгәнов машиналар ремонтлау белән шөгыльләнә. Ул көне буе үз остаханәсендә эшли, аңа дусты Никита ярдәм итә. Бу көннәрдә алар 1990 елда чыгарылган «Нива» машинасын ремонтлаган. Артур бу машинаны 3 ел элек сатып алган, ә хәзер ул аны махсус хәрби операция зонасындагылар өчен әзерләгән.

«Без Никита белән бу машинаны тулысынча сүтеп җыйдык. Элек, Советлар Союзы заманында, бар әйберне дә сыйфатлы ясыйлар иде, металлы да яхшы. Миңа хезмәт итте, хәзер безнең хәрбиләргә файдасы тисен», - диде остаханә хуҗасы. Ул хәзер машинаның бер ягына буяу белән «Аллаһ сакласын», икенчесенә «Алга» дип язачак.

Артур сүзләренчә, ул автомобильне махсус хәрби операция зонасына үзе һәм иптәшләре белән илтеп бирәчәк. Чиктә аларны мобилизацияләнгәннәр каршы алачак, алар өчен бик кирәкле бүләкне аларга тапшырырга җыеналар.

«Бу минем беренче машинам. Соңгысы булмасын! Кайткач икенчесен ремонтлый башлыйм, хәрбиләргә алга таба да ярдәм итәчәкмен. Көчемнән килгәннең барысын да эшләячәкмен», - диде Питрәч егете.

Украинада махсус хәрби операция РФ Президенты Владимир Путин карары белән 2022 елның 24 февраленнән бирле уздырыла. Россия хакимияте аның куелган максатларга ирешүгә кадәр дәвам итәчәген берничә тапкыр белдерде, алар арасында Россиянең үз иминлеген гарантияләүче шартлар да бар.

Россия Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефон номеры буенча белергә була.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100