news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәч балалар бакчасының педагог-психологы Бөтенроссия конкурсында җиңде

Питрәч районының «Бәләкәч» район үзәгенең балалар бакчасы педагог-психологы Мария Никифорова педагоглар һәм тәрбиячеләр өчен «Мәгарифтә яңа методикалар» Бөтенроссия конкурсында беренче урынны яулады. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.

«Мин «Смешарики» мультфильмы нигезендә эмоциональ интеллектны психологик үстерү дәресен тормышка ашырдым һәм компьютер уенын эшләдем. Минем өчен шундый зур конкурста җиңү – бик әһәмиятле вакыйга», - дип уртаклашты Мария Михайловна.

Ярышлар йомгаклары буенча барлык җиңүчеләр дә сертификатлар һәм бүләкләр алачак. Питрәч педагогы декабрь урталарында Бөтенроссия конференциясендә катнашачак. Шул чакта бүләкләү тантанасы булырга мөмкин.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot