news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәч районында 30 яшьлек эшмәкәр ипинең төрле сортларын пешерәчәк

Питрәч районында 30 яшьлек эшмәкәр  ипинең төрле сортларын пешерәчәк
"Алга"

Питрәч районы үзәгендә яңа пекарня барлыкка килде, анда ипинең төрле сортлары һәм камыр ризыклары пешерелә һәм сатыла. Шулай ук залда яңа ясалган кофе эчәргә, кайнар шоколад белән җылынырга мөмкин. Бу хакта «Алга» газетасы хәбәр итә.

«Мин һәрвакыт тыныч кына круассан белән кофе эчәргә мөмкин булган уңайлы, матур мәйданчык булдырырга теләдем. Питрәчтә андый учреждениеләр җитми. Үз планнарымны тормышка ашыра алуыма бик шатмын», – дип уртаклашты 30 яшьлек эшмәкәр Игорь Дудкин.

Пекарняда тулы цикл булачак. Оннан башлап, әзер ипигә кадәр – бөтен процесс цехта үткәреләчәк. Ипи пешерүчеләр һәм авылдашлары белән аралашкач, ул хәләл продукция җитештерергә карар иткән.

«Миңа яңа пешкән ипи исе, аның кетердәп торуы һәм тәме ошый. Мин балачактан ук автовокзал каршында ипи-күмәч заводы булуын, ә кечкенә тәрәзә аша әнием белән ипи сатып алуыбызны хәтерлим. Ул искиткеч тәмле һәм хуш исле иде. Мин, мөгаен, шул вакыттан ук ипи-күмәч ризыкларын яратып калганмындыр. Өстәвенә, әни еш кына өйдә төрледән-төрле камыр ризыклары пешерә. Сыйфатлы продукт җитештерергә телим», – дип сөйли Игорь.

Игорь Дудкин Питрәчтә туган, икенче мәктәптә укыган. КФУ, аннары КДИУ тәмамлаган. Студент чагында ук автомобиль юучы, төзелешләрдә төрле эш башкаручы, йөк төяүче, официант, сатучы булып эшләп ала. Университеттан соң Керәшен Сәрдәсе мәктәбенә инглиз теле укытучысы булып урнаша. Казанның иң зур күчемсез милек агентлыгында яхшы карьера ясый. Аннары алга таба үсеш алырга карар итә һәм эшмәкәрлеккә китә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100