news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Питрәч авыл җирлегендә 2023 елга планнар белән уртаклаштылар

Питрәч авыл җирлегендә халык җыены узды. Анда район хакимияте вәкилләре халык белән бергә узган елга йомгак ясады һәм 2023 елга планнар белән уртаклашты

Питрәч авыл җирлегенең узган елгы социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләре турында башкарма комитет җитәкчесе Руслан Шәйхисламов сөйләде.

Җирлек составына дүрт торак пункт керә, аларда 5042 йорт хуҗалыгы урнашкан. 2023 елның 1 гыйнварына халык саны 11688 кеше тәшкил итте.

Торак пунктларда актив төзелеш бара. 2022 елда 100 шәхси торак йорт, шулай ук өч күп фатирлы йорт файдалануга тапшырылган. Перчков, Советская һәм Осиновская урамнарындагы дүрт күп фатирлы йортта 24 млн сумлык капиталь ремонт ясалган, 5,3 км озынлыкта су белән тәэмин итү челтәрләре салынган (гомуми суммасы 13,7 млн сум).

Авыл территорияләрен үстерүнең комплекслы программасы буенча Аграр урамыннан Казан урамына таба, Төньяк һәм Гагарин урамнарында 444 метрда тротуарлар салынган. Эшләрнең бәясе 2 млн сумнан артык тәшкил итте.

Моннан тыш, «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектының «Уңайлы шәһәр мохитен формалаштыру» федераль проекты кысаларында узган ел балалар шәһәрчеге төзелешенең икенче чираты тәмамланды.

«Урам яктыртуын торгызу оештыру» программасы буенча быел Шихазда һәм Олан Иле авылларында, шулай ук Питрәчнең сигез урамында яктырткычлар урнаштыру планлаштырылган. Муниципаль юл фонды буенча дүрт урамдагы юл өслекләрен ремонтлау, ике урамдагы яңгыр канализациясен ремонтлау, парковкалар һәм тротуарлар төзү һәм ремонтлау планлаштырыла.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100