Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Питрәч-2015» хоккейчылары Татарстан чемпионнары булды
Бу сезонда Питрәч хоккей командалары Россия һәм республика ярышларында уңышлы чыгыш ясады, дип хәбәр итә «Алга» газетасы.
«Питрәч-2013», «Питрәч-2015» командалары Идел буе федераль округы беренчелегендә яхшы уен күрсәтте. «Питрәч-2011» командасы финал стадиясендә уйнады.
Иң яхшы нәтиҗәгә «Питрәч-2015» командасы (тренеры Илшат Исхаков) иреште – алар Татарстан чемпионы булдылар.
Казанның «Форвард» боз сараенда узган финалда район хоккейчылары «Смена» (Казан) командасы белән уйнады. Бишенче минутта казанлылар исәпне ачты, моңа район хоккейчылары период ахырында кертелгән алка белән җавап бирде. Гол Егор Филипов исәбендә булды. Икенче период нәтиҗә китермәде, ә матч ахырында Владимир Пушков алка кертеп, питрәчлеләрне алга чыгарды, ә ун секундтан Камил Имамиев казанлыларның буш капкасына өченче алканы кертеп, Питрәч хоккейчыларының уңышын ныгытты. Нәтиҗәдә — 3:1 исәбе белән җиңү, һәм питрәчлеләр — Татарстан чемпионнары!
Турнирның иң яхшы уенчысы итеп Питрәч командасының һөҗүмчесе Владимир Пушков танылды.
Беренчелектә өченче урынны «Лесные пчелы» (Алабуга) командасы алды, алар «Арслан»ны (Бөгелмә) 3:2 исәбенә җиңде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз