news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр ярминкәсе үткәргәннәр

Биредә төрле мастер-классларда катнашырга, сырлардан һәм башка продуктлардан авыз итеп карарга мөмкин иде.

Питрәчтә үзмәшгульлек белән шөгыльләнүчеләр ярминкәсе үткәргәннәр
pestrecy-rt.ru

(Казан, 3 июль, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районында беренче тапкыр үзмәшгульлек белән шөгыльләнүче гражданнар ярминкәсе узды. Эшмәкәрләр өчен бу үз продукцияләрен сату өчен тагын бер мөмкинлек булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Биредә төрле мастер-классларда катнашырга, сырлардан һәм башка продуктлардан авыз итеп карарга мөмкин иде. Беренче ярминкә Богородск авылында узды, мондый чаралар районда традициягә әверелер, дип вәгъдә итәләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot