news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы һәм тротуарлар төзекләндереләчәк

Районда биш сайлау участогы эшли.

Питрәчтә үзара салым акчасына балалар мәйданчыгы һәм тротуарлар төзекләндереләчәк
pestrecy-rt.ru

(Казан, 8 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Питрәч районында гражданнарның үзара салымы буенча референдум уза. Район халкы биш сайлау участогында тавыш бирә. Бу хакта «Алга» газетасы яза.

Район мәдәният йорты бинасында, 2403нче участокта, 1480 кеше үз тавышларын бирә ала. «Үзара салым программасына уңай карыйм, шуңа күрә ел саен референдумга киләм дә. Безнең авыл матурая барсын һәм анда яшәү уңайлы булсын иде», — диде референдумга килгән Валентина Петкина.

Үзара салым акчасына яңа тротуарлар төзекләндерү планлаштырыла, шулай ук Олан авылында балалар мәйданчыгы төзергә һәм чишмәне төзекләндерергә, ә Шихазда авылында зиратка кадәр юлны яңартырга телиләр.

Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Павел Сиваев 2016 елда үзара салым акчасына 1680 яктырткыч урнаштырылуын һәм иске христиан зираты коймасын алмаштыруны искәртте.

2нче мәктәп бинасындагы 2401нче сайлау участогында 1617 кеше теркәлгән. Эш башлану белән беренче ике сәгать эчендә биредә 164 кеше үз тавышларын бирде.

«Авылларыбыз елдан-ел яхшыра бара, бу сизелә һәм күренә. Боларның барысы да үзара салым программасында катнашучы битараф булмаган кешеләр ярдәмендә эшләнә», - дип сөйләде Ларина Иванова. Ул программаның зур файдасы булуын искәртте.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100