Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә яшәүчеләрдән "Халык контроле" системасы аша быел 258 гариза кабул ителгән
Популярлык буенча икенче урында – муниципаль юлларны тәэмин итү һәм ремонтлау проблемасы.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 27 декабрь, "Татар-информ", "Алга"). Питрәчлеләр "Халык контроле" системасыннан актив файдалана. Статистика буенча, оешма эшләү дәверендә питрәчлеләрдән 697 гариза кабул ителгән, шуларның 624е хәл ителгән. Ә быел 258 гариза килгән, шуларның 230ы каралган. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
Күренгәнчә, мөрәҗәгатьләр саны елдан-ел арта бара, аларга оператив рәвештә җавап бирәләр һәм 10 көн эчендә мәсьәләнең ничек хәл ителәчәге турында хәбәр итәләр, ләкин озак вакыт таләп итә торган проблемалар да бар.
Халыкны бигрәк тә территорияне төзекләндерү мәсьәләсе борчый булып чыкты, барлык гаризаларның яртысы диярлек бу турыда. Соңгы вакытта урам яктырткычлары булмавына карата шикаятьләр еш булган. Район үзәгендә Энергетиклар урамында күптән түгел шундый проблема килеп туган һәм бер көннән соң ут баганалары төзекләндерелгән.
Популярлык буенча икенче урында – муниципаль юлларны тәэмин итү һәм ремонтлау проблемасы. Бер ел эчендә 94 мөрәҗәгать булган, шуларның 71е канәгатьләндерелгән. Юллардагы зур булмаган чокырларны ремонтлау буенча да үтенечләр күп килә. Җәен Югары һәм Түбән Дәүләтъяр авылларына илткән күпернең начар булуына зарланганнар. Гариза бирелгәннән соң, бер ай эчендә күперне ремонтлап та куйганнар.
Система эшләү дәверендә "Планлаштырылган" статусында 31 гариза тора, аларның 29ы юлларны тәэмин итү һәм ремонтлау белән бәйле, чөнки әлеге проблеманы хәл итү зур акчалар таләп итә. Һәм хәзерге вакытта аларны хәл итү мөмкин түгел, шуңа күрә эшләр киләчәккә планлаштырылган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз