Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Питрәчтә яшәүче яшь пианист Россия мөфтиләр советы рәисенә музыкаль бүләк ясаган
Ильяс Сираҗиев шәехнең кече ватаныннан чишмә суы да алып барган.

(Казан, 27 сентябрь, "Татар-информ", "Алга"). Яшь питрәчле Ильяс Сираҗиев Россия мөфтиләр советы рәисе, Шәле авылында туып-үскән шәех Равил Гайнетдинның юбилее уңаеннан үткәрелгән бәйрәм мәҗлесендә рояльдә композиция уйнаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ильяс күп кенә зур музыкаль конкурсларда катнаша, беренче урыннар яулый. Аны шундый чараларның берсендә күреп алганнар, малайның әти-әнисе белән элемтәгә кергәннәр һәм ничек чыгыш ясаганын видеога төшереп җибәрергә сораганнар.
Тиздән Ильяс Сираҗиевны Мәскәүгә тантанага чакырганнар. Малайны музыка укытучысы Наталья Халикова озатып барган.
Равил Гайнетдин белән очрашу алдыннан малай бик дулкынланган.
- Борчылма, залда синнән башка беркем дә юк дип күз алдыңа китер, музыканы тыңла һәм ләззәт ал, - дип тынычландырган улын әнисе Илнара Сираҗиева.
Шунысы игътибарга лаек, ул Шәлегә, шәехнең кече ватанына барып, чүлмәккә чишмә суы алып, улына бирә һәм аны Равил Гайнетдинга тапшырырга куша.
Ильяс сүзләренчә, Равил Гайнетдин бүләкне ошата, шулай ук ул малайны чыгышы өчен мактый. Равил Гайнетдин яшь якташына истәлеккә үзенең бер китабын бүләк итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз