news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә яшәүче гаилә "Нечкәбил" республика конкурсының финалына чыкты

Конкурсның финалы ноябрь ахырында узачак.

Питрәчтә яшәүче гаилә "Нечкәбил" республика конкурсының финалына чыкты
pestrecy-rt.ru

(Питрәч, 17 октябрь, "Татар-информ", "Алга"). Питрәч районы Балалар сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева үзенең зур гаиләсе белән "Нечкәбил – 2019" республика күләмендәге ана матурлыгы һәм гаилә конкурсында катнаша. 46 катнашучының 12се финалга чыкты, алар арасында Моисеевлар гаиләсе дә бар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

"Нечкәбил" конкурсы Татарстанда яшәүче халык һәм гаилә традицияләрен хөрмәт итә торган гаиләләрнең чын тарихын күрсәтә. Гүзәл һәм Юрий Моисеевларның зур һәм тату гаиләсендә дүрт бала – олы кызлары Елизавета, уртанчы уллары Данил, кече кызлары – игезәкләр Лилия һәм Юлия. Бәйгегә кияүләре, Елизаветаның ире Сергей да кушылды.

Сайлап алу туры анкеталарны өйрәнү һәм жюри әгъзалары белән әңгәмә формасында узса, киләсе этап тагын да кызыклырак булды.

Ярымфиналда катнашучылар гаилә бәйрәмнәренең кунакчыллыгы аша гаилә кыйммәтләре, халык традицияләре турында сөйләде. Һәр гаиләнең бәйрәм чыгышлары өстәл янында мини-тамаша форматында узды. Чөнки өстәл - бердәмлек, тату гаилә символы. Алар жюри һәм тамашачыларны үзләренең ризыклары белән сыйлады, традицияләре белән таныштырды.

- Безнең өстәлнең иң күркәм үзенчәлеге - иремнең әбисе рецепты буенча пешерелгән торт иде. Бу искиткеч десерт рецепты буыннан-буынга тапшырылып килә, - диде Гүзәл Илфатовна. – Шулай ук без үзебезне иҗади яктан да күрсәттек - мин баянда уйнадым, кызлар фортепианода композиция башкарды.

Без районыбызны шундый югары дәрәҗәдә тәкъдим итүебезгә шатбыз. Бәйге җиңелләрдән түгел. Номер әзерләүгә бик күп вакыт китә, әмма безгә бик ошый, чөнки кичләрен бергә җыелырга зур сәбәп бар. Олы кызыбыз ире белән Казанда яши, ләкин, шуңа да карамастан, репетицияләрне калдырмыйлар, - диде елмаеп Гүзәл Илфатовна.

Конкурсның финалы ноябрь ахырында узачак. Моисеевлар гаиләсенә җиңү телибез!

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100