news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә якшәмбе мәктәбенә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе үтте

Чиркәүгә йөрүчеләргә өстәмә бүлмәләр әзерләү, ремонт үткәрү, җиһазлар һәм мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча кирәк.

(Питрәч, 15 сентябрь, "Татар-информ", "Алга"). Яңа уку елы алдыннан Питрәч районында тормышта авыр хәлдә калган мәктәп укучыларына ярдәм итү өчен акцияләр даими үткәрелә. Питрәчнең гомум белем мәктәпләрендә укучы балалар өчен генә түгел, ә якшәмбе мәктәбенә йөрүче балаларга да ярдәм кирәк. Күптән түгел базар территориясендә Изге Николай чиркәве каршындагы якшәмбе мәктәбенә ярдәм йөзеннән хәйрия акциясе үтте. Базар яныннан үткән һәр кеше өчен көченнән килгәнчә ярдәм күрсәтә алу мөмкинлеге тудырылды, дип яза җирле басма.

Акцияне үткәрергә җирле якшәмбе мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ярдәм итте. Чара барышында алар һәркемгә бу мәктәпнең тарихы турында сөйләде һәм шулай ук яшь тәрбияләнүчеләр тарафыннан ясалган рәсемнәр һәм фотографияләр эленгән стенд янына чакырды.

- Мондый чаралар ярдәмендә без халыктан ярдәм алып кына калмыйбыз, безнең өчен төп булган бурычларның берсен үтибез - кечкенәдән үк изге һәм гадел гамәлләргә карата мәхәббәт уятабыз, - ди якшәмбе мәктәбе мөдире Елена Попова.

Быел якшәмбе мәктәбендә укырга теләүчеләр саны күпкә артты, шуңа күрә чиркәүгә йөрүчеләргә өстәмә бүлмәләр әзерләү, ремонт үткәрү, җиһазлар һәм мәктәп кирәк-яраклары сатып алу өчен акча кирәк. Яңа уку елында алты төркем тупланды, аларда алтмыштан артык бала укыячак. Балаларны барлык кирәкле нәрсәләр белән тәэмин итү буенча күп эш башкарылды, чиркәүгә йөрүчеләр һәм волонтерлар көче белән күп нәрсә ремонтланды, тәртипкә китерелде. Әмма балаларга күбрәк белем бирү, уку өчен кирәк булган бар нәрсәне дә сатып алу аларның көчләреннән генә килми. Әлеге мөһим һәм кирәкле эштә алар питрәчлеләрдән ярдәм сорыйлар да инде.

Хәзерге заманда кеше өчен иң мөһиме - мохтаҗ булган кешеләргә теләсә нинди ярдәм күрсәтүнең бәяләп бетергесез булуы турында онытмау.

Храм-в-пестрецах.рф сайтына кереп, Изге Николай чиркәвендәге якшәмбе мәктәбенә кулдан килгәнчә ярдәм итәргә мөмкин, диелгән район хәбәрендә. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100