news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Питрәчтә яңа төзелә торган парк янында өмә узды

Питрәчтә кайбер йортларда яшәүчеләр зур өмәдә катнашмаганнар.

(Казан, 8 сентябрь, "Татар-информ", "Алга"). Чәршәмбе көнне яңа төзелә торган "Дуслык" паркы территориясендә эш кайнап торды. Питрәч районы үзәгенең хезмәт коллективлары үлән чапты, чүп-чар җыйды, коры агачларны кисте. Шуны билгеләп үтәргә кирәк, соңгы айларда район учреждениеләре, предприятиеләре һәм оешмалары коллективлары өчен мондый чаралар оештыру матур традициягә әйләнде. Питрәч авылларында күп кенә участоклар һәм территорияләр алар тырышлыгы белән матруая, бөтенләй башка төс ала. 

Район оешмалары коллективлары балтырганга каршы көрәш акциясендә актив катнашты. 

- Без бүген питрәчлеләрнең һәм район кунакларының булачак ял итү урынында тәртип урнаштыру өчен өмәгә чыктык, - диде кино хезмәте күрсәтү бүлеге методисты Елена Лифанова. Ә агачларны кисү белән шөгыльләнгән район башкарма комитетының икътисад бүлеге җитәкчесе Илнур Бикчәнтәев һәркемнең яхшы кәеф белән эшләве турында әйтте.

Шуны билгеләп үтәргә кирәк, эш барышын район башлыгы Илһам Кашапов та шәхсән күзәтте.

Питрәч авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Али Рафиков атна саен уза торган өмәнең нәтиҗәләре турында сөйләде.

- Дүрт КамАЗ чүп-чар төялде, Перчков урамындагы 1 нче йорт алдындагы территориягә тулысынча газон җәелде, - диде ул һәм эш барышында 1 нче һәм 10 нчы йортта яшәүчеләрнең ярдәмгә килмәве турында борчуын белдерде.

Әлбәттә, аларның мондый эштә катнашмаулары, зур өмәдән читтә калулары күңелне төшерде. Бу парк үзебез өчен төзелә, анда олылар да, балалар да рәхәтләнеп ял итә алачак.

Авыл җирлеге башлыгы билгеләп үткәнчә, булачак паркның бер өлеше, район хастаханәсе янындагы парк кебек үк, файдалануга тапшырылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100