news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Питрәчтә йөк машинасы белән авариядә ике кеше һәлак булган

М7 юлындагы әлеге һәлакәттә тагын ике өлкән кеше һәм бала имгәнгән.

(Казан, 28 июнь, “Татар-информ”).Татарстанда Питрәч районында йөк машинасы белән авариядә ике кеше һәлак булган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Авариядә тагын ике өлкән кеше һәм бала имгәнгән. Аларны хастаханәгә озатканнар.

М7 юлында Отар-Дубровка авылы янында “Ниссан Кашкай” һәм “Ивеко” йөк машинасы бәрелешкән. Бәрелешкәннән соң, җиңел машина нык янчелгән. 

Урынга Шәле авылы янгын сүндеүчеләре килгән. Алар машиналарның аккумуляторларын сүндергән. “Ниссан” машинасыннан һәлак булганнарны һәм зыян күргәннрне гидравлик инструмент ярдәмендә чыгарганнар.
  

news_right_1
news_right_2
news_bot